Айрат Хәйруллин ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында чыгыш ясады

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында катнашты.​

Утырыш барышында Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры республикада цифрлы телевидениегә күчү буенча башкарылган эшләргә йомгак ясады, аны цифрлаштыру өлкәсендә дәүләт идарәсе структурасын камилләштерү, шулай ук мәгълүмати технологияләр өлкәсендә законнарны камилләштерү мөмкинлекләре турында сөйләде.

Айрат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы цифрлы телевидениегә аналоглы телевидениедән уңышлы күчте. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, тулаем Россия буенча күчеш дөньядагы иң зур санлы проект булды, аудиторияне колачлау һәм инфраструктура буенча.

«Хәзерге вакытта спутник телевидениесе һәм цифрлы приставка комплектларын сатып алуга чыгымнарны компенсацияләү 6 мең 748 сум итеп билгеләнде һәм 7 млн сум күләмендә түләнде. Күп балалы гаиләләр һәм инвалид балалары булган гаиләләр, ялгыз пенсионерлар, инвалидлар һ.б. республика бюджетыннан бу максатларга 38,2 млн. сум акча бүлеп бирелгән»,-дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин.

Цифрлы үсеш ведомствосы башлыгы хәбәр иткәнчә, 800дән артык татарстанлы укулар узган һәм республика муниципалитетларында һәм ведомстволарында цифрлы трансформация өчен җаваплылыкны үз өстенә алачак. «Безнең алда һәр ведомство һәм муниципалитетта» цифрлы трансформация буенча урынбасар» дип аталган бурыч куелган. Моның өчен «Иннополис» университеты белән уртак программа әзерләнгән, аның кысаларында Татарстанда 840 кеше белем алган инде», — дип ассызыклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International