Татарстан цифрлы телевидениегә күчте

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Дүшәмбе, 14 октябрьдә, Татарстан аналогтан цифрлы телевидениегә күчте. Республикада 1,3 миллионнан артык йорт хуҗалыгы 20 каналны цифрлы сыйфатта бушлай карау мөмкинлеге алды.

Цифрлы телевидениегә күчү тантанасы Казанда узды. Чарада Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин, РТРС филиалы җитәкчесе Владимир Якимов һәм Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Рифат Сабитов катнашты.

Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин сүзләренә караганда, бүген Россиядә цифрлы телесмохиткә күчүнең финал этабы тәмамланды.

«Без бүген Россия Федерациясенең 20 федераль телевизион канал цифрлы тапшыруларга күчүенең дүртенче, финал этабын тәмамлыйбыз. Бүген 39 млн кеше бары тик 20 каналны цифрлы карауга күчәчәк, шуннан соң без илдә цифрлы телевидение инфраструктурасының федераль максатчан программасы үтәлде дип әйтә алабыз», — диде Алексей Волин.

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин күчеш меңләгән кешенең көйле эше нәтиҗәсендә мөмкин булуын билгеләп үтте.

«Республика муниципалитетлар белән бергә зур эш башкарды. Һәр шәһәрдә волонтерлык штаблары булдырылды, элемтә линиясе оештырылды, анда һәркем мөрәҗәгать итә ала. 2,5 меңнән артык волонтер халыкка оператив рәвештә гаризалар буенча ярдәм итә, — дип чыгыш ясады министр. — Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән Татарстанда социаль якланмаган гражданнарга ярдәм итү чаралары күрелде. Санлы приставкалар, антенналар һәм спутник җиһазлары сатып алуга субсидияләр түләү буенча программалар кабул ителде".

Цифрлы телевидениегә күчү татарстанлыларга 20 канал телетапшыруларны югары сыйфатлы түләүсез карарга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан йорт хуҗалыкларының 99,3% ында цифрлы сигнал алуның техник мөмкинлеге бар. Саннар кабул итү мөмкинлеге булмаган йортларда яшәүчеләргә күчү турында хәбәр иттеләр, тоташтыру мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Цифрлы тапшыруларга күчү мәсьәләләрен хәл итү өчен 8-800-222-87-16 кайнар линия эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International