Татарстан укучылары IT өлкәсендә яңа белем алырга мөмкин

2019 елның 20 сентябре, җомга

"Sanak-lab" белем бирү лабораториясе укучылар өчен мәгълүмати технологияләр буенча беренче митап үткәрә. Очрашу иртәгә, 21 нче сентябрь көнне, Сәләт йортында (Казан шәһ., Островский ур., 23) 17:00 сәгатьтә узачак.

Программада: 

  • "Python һәм аны куллану өлкәсе", спикер Яков Бадыгин, "Делион" ҖЧҖ генераль директоры;
  • "Барысы өчен дә уеннар эшләү! Яки ни өчен геймдев бу гына түгел, программалаштыру?" спикер Антон Скударнов, Indie GameDev Club җитәкчесе; 
  • Лаборатория проектларын тәкъдир итү һәм укытучылар белән танышу.

 "Sanak-lab" - "Сәләт" яшьләр оешмасы проекты. Проект кысаларында балалар программалаштыру, робототехника, ясалма интеллект, график дизайн, 3d-модельләштерүне өйрәнәләр. 

Тулырак мәгълүмат 8-919-630-69-10 телефоны буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International