Хәйрия фонды карамагындагылар бүләккә мәктәп букчалары алды

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында "Беренче сыйныф укучысы көне. Мәрхәмәтле йөрәкләр" бәйрәме узды -  хәйрия фонды карамагындагылар өчен. Бу көнне беренче сыйныфка баручы балаларга кирәк-яраклар тутырылган букчалар тапшырылды, алар аларга киләчәктә укуда ярдәм итәчәк.

Фонд карамагындагылар - мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен - интернат мәктәпләрдә һәм катнаш типтагы мәктәпләрдә мәктәп программасы буенча тулы күләмдә укулар сентябрьнең икенче яртысында башлана. Шуңа да балалар өчен букчалар бик урынлы булып чыкты.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин үзенең сәламләү сүзендә яшь кунакларга белемгә омтылуларын, кызыклы ачышлар һәм яңа кызыклы вакыйгалар теләде. Шулай ук министр «Все вместе» хәйрия фонды җитәкчелегенә бәйрәмне үткәрү инициативасы һәм беренче сыйныфка баручыларга кулдан килгәнчә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Хәйрия фонды рәисе Венера Иванцова чараны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткән өчен ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына рәхмәт белдерде. Тантаналы шартларда ул Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин адресына рәхмәт хаты тапшырды.

Бәйрәм кысаларында яшь кунакларны бәйрәм концерты һәм чәй табыны көтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International