Татарстанда төбәкнең цифрлы трансформацияләү стратегиясен эшлиләр

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

6 сентябрьдә «Кайнау ноктасы – Казан» күмәк эш киңлегендә дәүләт һәм бизнес вәкилләре өчен "DigITall" беренче форсайт-сессия узачак. Алга киткән идеяләр генерациясе һәм диалог өчен бер мәйданчыкта беренче тапкыр хакимият органнары, фәнни учреждениеләр, бизнес һәм стартап-проектлар вәкилләре берләшәчәк, нәтиҗәдә Татарстанның цифрлы трансформациясенең юл картасы формалаштырылачак.

Форсайт-сессиядә катнашучылар Цифрлы дәүләт, Цифрлы технологияләр, Цифрлы шәһәр, Мәгарифтә цифрлы алымнар, Цифрлы социаль мохит юнәлешләре буенча төркемнәрдә эшләячәк. Эш нәтиҗәләре буенча һәр төркем Глобаль документ – Татарстан Республикасының Цифрлы трансформация стратегиясе нигезенә ятарга мөмкин булган үз идеяләре һәм тәкъдимнәре белән йомгаклау презентациясен тәкъдим итәчәк.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин: "Татарстанның цифрлы трансформация стратегиясе - безнең амбициоз күзаллавыбыз, ул якындагы 5 елга эшебезнең төп юнәлешләрен билгели. Цифрлы технологияләр регионга яңа инвестицияләр җәлеп итү һәм дәүләт белән халыкның үзара хезмәттәшлеген яхшырту планында зур мөмкинлекләр ача. Без цифрлы трансформация стратегиясе Татарстан Республикасының алгарышлы үсешен һәм технологик лидерлыгын тәэмин итәчәк дип саныйбыз".

Дата: 6 сентябрь 10: 00 сәгатьтән 18: 00гә кадәр

Урын: Кайнау ноктасы (Казан, Петербург ур., 52, 3 кат.)

Оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International