Татарстанда Яндекс. Лицейга мәктәп укучыларын җыю башланды

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Яндекс. Лицейга җыелу башланды. Бу - программалаштырырга өйрәнергә теләгән укучылар өчен бушлай курслар. Әлеге курсларга эләгү өчен логик фикер йөртә белүгә онлайн-тестны уңышлы узарга, ә аннан соң әңгәмә узарга кирәк. Керү өчен гаризаны проект сайтында 11 сентябрьгә кадәр бирергә мөмкин.​

Яндекс. Лицейга 8 һәм 9 сыйныф укучылары кабул ителә. Укыту программасы ике елга исәпләнгән. Беренче ел балалар Python программалаштыру телен өйрәнәләр, ә икенче елда сәнәгать программалаштыру нигезләрен үзләштерәләр һәм уку проектлары өстендә эшлиләр. Дәресләрне Яндекста белем алган тәҗрибәле укытучылар алып бара.

«Яндекс. Лицейда укучылар мәктәп эскәмиясендә үк үзләрен программист ролендә сынап карарга һәм стажер яки кече уйлап табучы булып эшләргә җитәчәк күнекмәләрне алырга мөмкин. Бу заманча технологияләр кызыклы булган мәктәп укучылары өчен яхшы старт. Безнең күп кенә чыгарылыш сыйныф укучылары олимпиадаларда, хакатоннарда призлар ала һәм конкурсларда олылар белән беррәттән катнаша», — дип сөйли Яндекс. Лицей җитәкчесе Марина Суслова.

Казан, Чаллы, Әлмәт, Иннополис, Түбән Кама, Яшел Үзән, Бөгелмә, Азнакай, Алексеевск һәм Балык бистәсендә Яндекс. Лицей тыңлаучыларны өченче тапкыр җыя. Быел проектка шулай ук Менделеевск да кушылды. Татарстан Республикасында барлыгы 21 мәйданчык эшләячәк, шуларның өчесе - яңа. Дәресләр атнага ике тапкыр 15:00 сәгатьтән соң узачак, шуңа күрә аларны мәктәп белән бергә алып бару җиңел. Балаларның бер өлеше Яндекс программасы буенча укый алачак. Лицейның төп мәктәп программасы кысаларында, шулай ук дистанцион рәвештә. Уңайлы мәйданчыкны сайтта сайларга була yandexlyceum.ru.

Яндекс. Лицей 2016 елда барлыкка килде. Татарстан Республикасында ул Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә эшли. Проект «Цифрлы икътисад» АКБО тарафыннан тәкъдим ителгән. Быел Яндекс.Лицей укучыларны Россиянең һәм Казахстанның 132 шәһәрендә 300гә якын мәйданчыкта җыя. 18 шәһәрдә ул балалар өчен IT-cube уку үзәкләре базасында эшләячәк. Узган ел белән чагыштырганда проектның географиясе ике тапкырга арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International