Индустриаль цифрлы платформалар эшләүгә киткән чыгымнар өчен субсидия алуга конкурс тәмамлана

2019 елның 16 августы, җомга

20 августта Югары технологияле сәнәгать продукциясе җитештерүне булдыру һәм (яки) үстерү максатларында цифрлы платформалар һәм программа продуктларын эшләүгә чыгымнарның бер өлешен каплауга федераль бюджеттан субсидияләр алуга гаризалар кабул итү төгәлләнә. Субсидияләр бирү кагыйдәләре РФ Хөкүмәтенең 30.04.2019 ел, № 529 карары белән билгеләнгән.

Субсидияләр тиешле юнәлешләр буенча юл карталары тарафыннан билгеләнә торган үтәли цифрлы технологияләр субтехнологияләре белән бәйле цифрлы платформалар һәм (яки) программа продуктлары эшләүче Россия оешмаларына бирелә. Чынлыкта тотылган чыгымнар гына кире кайтарылырга тиеш.

Комплекслы проект кысаларында фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык һәм (яки) технологик эшләрне башкару срогы 2 елдан артмаска тиеш һәм аларны үтәү конкурс сайлап алуында катнашу өчен гариза биргән елдан алда 1 елдан да иртәрәк башланмаган.

Комплекслы проект кысаларында фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык һәм (яки) технологик эшләрне башкару срогы ике елдан артмый һәм аларны үтәү конкурс сайлап алуында катнашу өчен гариза биргән елдан алдан ук башланган очракта, сәнәгать тармагында цифрлы платформалар һәм (яки) программа продуктларын эшләүгә чыгымнарның 50% тан артмаган күләмдә субсидияләнергә тиеш.

Субсидия алуга дәгъва кылучы турында мәгълүмат Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылырга тиеш.

Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм документлар салынган конвертларны кабул итә башлау: 2019 елның 1 августы, 10:00

Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм документлар салынган конвертларны тапшыру ахыры: 2019 елның 20 августы, 17:00

Гаризалар салынган конвертлар Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Административ департаментын оештыру ягыннан тәэмин итү бүлегенең почта аша яисә махсус экспедиция төркеменә җибәрелә. Адрес: 123317, Мәскәү шәһәре, Пресненская набережная ур., 10, стр.2 (башня 2).

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International