Арчада "акыллы" йортта яшәүчеләр счетчик күрсәткечләрен төшерми - алар өчен NB-IoT эшли

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Арчадагы гадәти фатирлы йортта да NB-IoT әйберләр интернеты технологиясенә нигезләнгән МТСтан тулы санлы карарлар комплексы гамәлгә ашырылган. Бу йортны "акыллы" яки "цифрлы"дип атарга мөмкинлек бирә.

Әйтик, "акыллы" счетчиклар автомат рәвештә күрсәткечләрне җыя, "акыллы" камералар шыгрым тулы чүп баклары, парковкада буш урыннар һәм йортта чит затлар пәйда булу турында сигналлаштыра, ә йорт фасадында урнаштырылган метеостанция халыкка температура, дымлылык һәм һава составы күрсәткечләре турында хәбәр итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, "акыллы" йортның пилот проекты МТС компаниясе тарафыннан Арча муниципаль районы администрациясе белән хезмәттәшлек турында килешү кысаларында эшләтеп җибәрелгән. Тестларны уңышлы тәмамлаганнан соң, мондый комплекслар республиканың башка шәһәрләрендә дә киң колач җәергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International