Татарстанда 2021 елга 3 меңгә якын социаль өлкә объекты Интернетка киң полосалы үтеп керә алачак

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда 2019-2021 елларда «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады»  милли программасының «Мәгълүмат инфраструктурасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 3 меңгә якын социаль әһәмиятле объект Интернетка киң полосалы үтеп керү мөмкинлеген тәэмин итү планлаштырыла. Алар арасында - ФАПлар, мәктәпләр, янгын сүндерү бүлекләре.

Милли программа максатларына ирешүгә 6 федераль проект юнәлдерелгән: норматив җайга салу, мәгълүмати инфраструктура, цифрлы икътисад өчен кадрлар, мәгълүмати куркынычсызлык, цифрлы технологияләр һәм цифрлы дәүләт идарәсе.

«Цифрлы икътисад өчен кадрлар» проекты кысаларында халык цифрлы грамоталыкны һәм цифрлы икътисад компетенцияләрен үзләштерә алачак, ә талантлы мәктәп укучылары, студентлар һәм укытучылар математика һәм информатика буенча дәүләт ярдәме алачак.

Икътисад, социаль өлкә һәм идарә тармакларын цифрлы үзгәртеп кору өчен хокукый җайга салуның сыгылмалы системасы «Норматив җайга салу» федераль проекты ярдәмендә төзеләчәк.

«Цифрлы технологияләр» федераль проекты тикшеренүләр, цифрлы технологияләр һәм платформа карарларын эшләү, гамәлгә кертү буенча проектларга ярдәм итүнең комплекслы системасын булдыруны күздә тота. Проект кысаларында Татарстан предприятиеләре цифрлы технологияләрне үстерүгә дәүләт ярдәме чаралары алачак. Алар арасында зур мәгълүматлар, нейротехнология һәм ясалма интеллект, бүленгән реестр системалары һәм башкалар бар.

«Мәгълүмат куркынычсызлыгы» проекты кысаларында гражданнар, бизнес һәм дәүләт вәкилләре өчен цифрлы киңлектә куркынычсыз һәм тотрыклы мәгълүмати инфраструктура булдырылачак.

2024 елга «Цифрлы дәүләт идарәсе» проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә халыкның дәүләт белән электрон хезмәттәшлегенә соңгы күчүе булачак.

Фото: glkabel.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International