Роман Шәйхетдинов булачак «элемтәчеләргә» кызыл дипломнар тапшырды

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Төбәкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында "Телекоммуникация" бүлеген тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды. Бирегә «Радиоэлемтә, радиотапшырулар һәм телевидение», «Элемтә челтәрләре һәм коммутация системалары», «Күп каналлы телекоммуникация системалары» һәм «Хәрәкәттәге объектлар белән элемтә челтәрләре» белгечлекләре керә.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры, «Таттелеком» яшьләр үзәге Күзәтчелек советы рәисе Роман Шәйхетдинов,«Таттелеком» генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин, «МТС»ның Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Марат Шакиров, «РТПЦ» филиалы директоры Владимир Якимов, «МегаФон»ның Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге директоры Дмитрий Кузнецов һәм «Т2 Мобайл» Казан филиалы директоры Марат Кабанов катнашты.

Чара барышында Роман Шәйхетдинов укучыларга белем бирү учреждениесен тәмамлау турында дипломнар тапшырды. Исегезгә төшерәбез, техникумның күп кенә студентлары WorldSkills хәрәкәтенең төбәк, милли һәм халыкара чемпионатларында җиңүчеләр һәм призерлар булып торалар. 

Фото: МЦК-КТИТС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International