БРИКС илләренең Халыкара математика конференциясе Иннополис Университетында узачак

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

22-26 нчы июльдә Россия ИТ-югары уку йорты мәйданчыгында БРИКС илләренең III Халыкара математика конференциясе узачак, ул Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка илләреннән 500 катнашучыны җыячак. Чакырылган спикерларның чыгышлары өч секциядә тәкъдим ителәчәк: чиста математика, гамәли математика һәм ихтимал  теориясе.

Конференциянең максаты - укыту методологияләрен камилләштерү һәм яңа эшләнмәләрне бергәләп тикшерү һәм тәкъдир итү белән шөгыльләнәчәк эксперт математика бергәлеге формалаштыру.

Математика өлкәсендә экспертлар беренче тапкыр 2017 елда Кытайда җыелды, 2018 елда конференция Бразилиядә узды. Быел җәй Иннополис Университетында конференция халыкара кунакларны җыячак, аларның математика мәктәпләре дөньяда иң яхшылардан санала. Чара катнашучыларга тәҗрибә уртаклашырга, заманча математиканың яңа өлкәләрен өйрәнергә, шулай ук башка илләрдән галимнәрнең инновацион идеяләре белән танышырга мөмкинлек бирәчәк.

Журнал өчен докладчыларның материаллары 20 нче мартка кадәр кабул ителә. Документлар тапшыру кагыйдәләре турында тулырак мәгълүмат һәм теркәлү чараның рәсми сайтында уза. Конференция теле — Инглиз теле.

Фото: Иннополис Университеты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International